Иске Элмәледән Ольга Ванюшинаны җырлап-җырлап котладылар
Иске Элмәледә яшәүче тыл ветеранына 95 яшь тулды
1929 елда туган Ольга Ванюшинага тормышта күп сынаулар кичерергә туры килгән. Сугыш елларында үткән балачак, чөгендер сирәкләүләр, дүрт баланы аякка бастыру, авырулар – болар барысы да аның башыннан үткән.
Юбиляр тыл ветеранының бөтен гомере авылда уза, колхоз фермасында бозау караучы булып эшли. Ире Геннадий Гаврилович белән 55 ел бергә гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, 11 ел элек Ольга Ивановна тол кала. Бүгенге аны кызлары карап тора, Яр Чаллыда яшәсәләр дә, алмаш-тилмәш кайтып, әниләрен ялгыз калдырмыйлар, шулай ук улы да Иске Элмәледә күрше йортта гына яши.
Юбилярга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлауны һәм истәлек бүләген район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова ирештерде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре юбиляр әбине матур җырлар белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев