Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Йорт каршында – бәйрәм концерты

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан безнең йортка кунаклар аеруча еш килде. Бөек Ватан сугышы ветераны - әтиебез Габделхак Җиһаншинны бик зурладылар.

Әтиебез ул сугышта катнашкан, шөкер, районда бүген дә исән-сау бердәнбер фронтовик. Аңа инде 97 яшь. Район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә, район җитәкчелеге әтиебезгә бәйрәм бүләген өйгә китереп бирделәр, хәлләрен белделәр, сөйләшеп утырдылар. Ул моңа бик шатланды.

Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре йортыбыз каршына килеп, әтигә бәйрәм концерты күрсәттеләр, шунда ук район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлауларын җиткерде.

Быел район үзәгендә узган бәйрәм митингына барырлык саулыгы булмаганлыктан, әти өчен, Югары Чегодайга килеп, чара оештырдылар. Чирмешән лицее укучылары һәйкәл каршыннан марш атлап уздылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Әтиебез барысын да бик дулкынланып күзәтте. Моны оештырган Чирмешән лицее директоры Марат Могыйзовка, укытучыларга, укучыларга, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловка, авыл мәдәният йорты мөдире Рәмзия Галимовага бик зур рәхмәт. Югары Чегодай мәктәбе укытучысы Ләйсән Кәримова укучылары белән килеп, әтинең хәлен гел белеп торалар, балалар үзләре ясаган бүләкләрен бирәләр.

Гомумән, әтиебезне зурлаган, аңа хөрмәт күрсәткән, күчтәнәчләр, бүләкләр белән килгән һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Ветеранның кызы Хәтимә Җиһаншина.

Чирмешән авылы.

Екатерина Назимова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев