Яшәүче авылыннан Хәсәншиннар йорты көлгә әйләнде
Яшәүчедән Хәсәншиннар йортында чыккан янгын хуҗаларын бернәрсәсез калдыра.
Хәсрәтле иртә
Йорт хуҗасы Минсәгыйрь иртәнге сәгать 7дә эшкә чыгып китә, 6 сыйныфка укырга баручы кызлары Кармышта - лагерьда, маллар - көтүдә. Хуҗабикә – Рәмзия көндәлек йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль.
Рәмзия кичтән җыелган шомырттан кышкылыкка компот ясарга ниятли. Җимешләрне алырга икенче бүлмәгә кергәч, аш бүлмәсендә сәер тавыш ишетеп чыкканда, газ плитәсе артыннан ялкын күтәрелгән була. Су сибә, тик утны үзе генә җиңәсенә ышанмаган ханым ярдәм сорап күршеләренә йөгерә. Ялкын бик тиз үрли, йорттан бернәрсә дә алып чыга алмыйлар, Рәмзия бары үзенең сумкасын гына эләктерергә өлгерә. Кыскасы, гаилә өсләрендәге киемнәре белән генә кала. Хуҗа белән хуҗабикәнең паспортлары гына бар, башка документлар көлгә әйләнгән.
Ут көче
-Гадәттәгечә, иртән иртүк машинама утырып эшкә киттем. Печән өсте, Яшәүче болынында печән әзерлибез. 9лар тирәсендә авыл аша үтеп болынлыкка төшеп барганда, йортыбыз өстендә төтен күрдем. Бу вакытта инде ялкын өйнең түбәсеннән чыккан иде, - дип сөйли ул көн турында Минсәгыйрь Минсалих улы.
Иң беренче Күтәмә авылының “пожарныйлары” килеп җитә, аларга Лашман һәм Чирмешән янгын сүндерүчеләре кушыла. Агач йорт берничә сәгать эчендә көлгә әйләнә, ялкын шулкадәр көчле була, йорт каршысындагы электр баганасына да ут каба. Утка күрше өйләргә күчәргә мөмкинлек бирмиләр, шулай да күршеләрнең янәшәдәге абзарларына зыян килә.
Мәрхәмәтле халык
Минсәгыйрь Кармыш авылында шәхси эшмәкәр Дамир Гатинда эшли. Шушы эш бирүче Хәсәншиннар гаиләсенә нык булыша.
-Рәхмәт Дамирга, авылдашларга, гомумән, безнең кайгыга битараф булмаган барлык кешеләргә, - ди Минсәгыйрь. – Без белмәгән кешеләр дә ярдәм итте. Санаулы сәгатьләр эчендә 100 меңгә якын акча җыелды. Кием-салым, җиһазлар китерүчеләр дә күп, хәтта, Яр Чаллы шәһәреннән өй җиһазлары кайтардылар. Кармыш авылында йорт сатып алырга булышкан барлык кешеләргә дә рәхмәт, урамда калмадык.
Кием-салым, кирәк-ярак җыелган, тик хәсрәт килгән йортка ярдәм артык булмас.
Хәсәншиннарның 1990 елда салган йортларының нигезе генә утырып калган, ул инде яңадан торгызырлык түгел. Кайгы үзе генә йөрми диюләре дә хактыр, нәкъ бер ай элек 23 июньдә алар әниләрен җирләгәннәр.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев