Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Якты Тауны Ганиевлар кебек гаиләләр яшәтә

Розалия һәм Илдар Ганиевлар алты ел элек шәһәр тормышын авылныкына алмаштырганнар, хуҗабикәнең туган авылы - Якты Тауга кайтып төпләнгәннәр.

-Пенсиягә чыккач авылда яшәү нияте, эшләгән вакытта ук бар иде. Балаларыбызның каникуллары авылда, әби-бабай янында үтте, үзебезнең оныкларны да авылда үстерәсебез килде, - диделәр Ганиевлар.

Йорт хуҗасы тумышы белән Кайбыч районыннан. Ганиевлар ул як авылларын да караганнар һәм Якты Тауда тукталганнар. Алар 2013 елда ташландык җир участогы алып, аның агачларын кисәләр. Акрынлап бу урында өй калкып чыга. Хәзер инде агачтан төзелгән мансардалы йорт авылны бизәп тора. Шулай итеп Ганиевларның хыяллары чынга аша, оныклары җәйләрен әби-бабай янында уздыра.

Розалия апа чәчәкләр үстерергә ярата. Аларның өй аллары иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле утыра, чәчәкләр берсен-берсе алмаштыра.

-Кар эрү белән лалә чәчәкләре баш калкыта, аннан соң нарцисслар чәчәк ата, алар артыннан – пионнар. Астра, гладиолус, дәлияләр көзге суыкларга кадәр күзләрне иркәли, - дип сөйли Розалия Рәхимҗан кызы.

Бакчаларында яшелчәләрнең ниндие генә үсми, без барганда уңышның күпчелеге җыеп алынган булса да, теплицада болгар борычы, икенче кат чәчелгән кыярлар үсеп утыра иде.

Яшелчә, җиләк-җимешләрнең берсе дә әрәм булмый, алардан төрле салатлар, кайнатмалар ясыйлар.

-Быел уңыш аеруча яхшы булды, свежий килеш тә ашадык, кышкылыкка да байтак банка яптык. Идән астында өч еллык запас бардыр, - дип елмая Илдар Хәсәнҗан улы.

Ганиевлар бик оста гөмбәчеләр дә. Якын тирәдәге урманнарга барып табигать байлыгын җыялар һәм бергәләп эшкәртәләр.

-Эше күп булса да, тәмле бит, - диләр Ганиевлар.

Әлеге тырыш гаилә әгъзаларының бер буш вакытлары юк. Илдар абый намазга авыл мәчетенә йөри. Розалия апа да коръән ашларында табынның түрендә, шәһәрдә яшәгәндә үк дин гыйлеме алган. Аның әле тагын бер сәләте ачыкланды: үзешчән сәнгатьтә катнаша, авыл мәдәният йортында оештырылган спектакльләрдә төп рольләрдә уйный.

Сүз уңаенда: Якты Тауга  читтән кайтып йорт төзүчеләр күп. Ганиевларның күршесендә генә Розалия апаның сеңелләре өй өлгерткән, ике туган энесе себер якларыннан кайтып урнашкан. Матур йортлар күп Якты Тауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев