Якты Тауга шәһәрләрдән 12 гаилә күченеп кайткан
Шәһәргә борылып та карыйсым килми.
Түбән Кама шәһәреннән Якты Тауга күченеп, авылда искиткеч матур йорт өлгертеп яшәүче Хәлил Абдуллаев әнә шулай, ди. Ышанам: аларның уңайлы, рәхәт йортларына керсәң, чыгасы да килми.
Бар да чәчәккә күмелгән монда, йорт аллары ялт итеп тора, ишегалды, матур эскәмияләр... Зәвык белән ясалган өйләр күргәнебез, төшергәнбез бар, әмма мондыйлары барыбер сирәк була.
- Түбән Камада яшәп, гомер буе шофер булып эшләдем. Пенсиягә чыгуга ук, авылга кайттык. Брустан йорт күтәрттек, калганын үзебез эшләп бетердек, - ди гаилә башлыгы Хәлил Әнвәр улы.
- Кайтуыгызга үкенмисезме соң? – дип сорап карадым.
- Ю-ю-к, шәһәр ягына борылып та карыйсым килми, ант итеп әйтәм, барсак та бер көн дә куна алмыйбыз, тизрәк кайтырга ашыгабыз. Элек тә авылга гел кайтып йөри идек, анда-монда ялга бармадык, балалар җәйләрен монда үсте, хәзер оныклар каникулга кайта, - диде ул.
Якты Тау районда иң төзек авылларның берседер кебек тоелды миңа. Кечкенә авылда заманча яңа йортлар байтак, искеләре дә буялган, төзек. Хәлил абый әйтүенчә, соңгы елларда гына да авылга шәһәрләрдән 12 гаилә күчеп кайткан, я йорт салганнар, я булганын яхшы итеп ремонтлаганнар.
- Олыгайган саен, туган як, авыл сагындыра, монда рәхәт, авылыбыз, кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, бик тату, бердәм безнең авыл. Башка милләттән булган киленнәр дә яратып кайтып йөриләр Якты Тауга, - дип сүзгә кушылды хуҗабикә Мөслимә апа.
“Без монда ял итәбез”, дисәләр дә, хуҗалар кул кушырып кына утыручыларга охшамаганнар, Тирә-як чәчәкләр эчендә, Хәлил абый агачтан матур утыргычлыр ясап куйган, бар җирдә идеаль тәртип.
Ишегалларында эшлекле генә кыяфәт белән күркәләр чемченеп йөри. Тавыклары бар, казлары чишмә буенда.
Бакча аерым тема, монда чүп табыйм димә. Кавын, карбызлар, баклажан...
- Помидорларыгыз да уңган...
- Быел азрак, ваграк әле, былтыр берсен үлчәп карадык, авырлыгы 970 граммга җиткән иде. Быел иң зурысы 600 грамм булды, - дип елмаялар Абдуллаевлар.
- Хезмәтсез булмый, эш кенә җитәрлек авыл җирендә. Юл, су бар, чишмәләребез төзек, мәчетне бик матур итеп ремонтладылар. Кышкы кичләрдә авыл клубына кич утырырга йөрим, - ди Мөслимә Хәниф кызы.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев