Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдән Рәмзия Гыйрфановага сынауларны биргән Ходай

2010 елның 16 марты Түбән Кәминкә авылында яшәүче Хөсәен һәм Рәмзия Гыйрфановлар йортына олы кайгы алып килә. Тәгәрәп барган түгәрәк тормышлары мизгел эчендә, төшеп ватылган бәллүр бокал сыман, челпәрәмә килә.

Сынауларны бирде Ходаем

Юл һәлакәтенә очрап, автомобиль руле артында булган уллары Ришат, кияүләре Рамил урында ук җан бирәләр. Ә арткы утыргычта баручы бер яшь тә дүрт айлык оныклары Әлфинурның гомере больницада өзелә. Кызлары Ландышның аягы сына.

– Үземнең туган көнем дә  16 нчы числода булса да, хәзер бу датаны яратмыйм. Көннәр язга авышып, бер эретә, бер туңдыра башласа да, эчем поша башлый, – ди 16 майда 60 яшен тутыручы Рәмзия Сәгыйть кызы. – Инде 13 ел вакыт үтеп китсә дә, ул көн һич онытылмый, вакыйгалар кинофильмдагы кебек кабат күз алдымнан үтә. Март аеның матур кояшлы көне иде, кичкә таба бераз буранлый башлады. Студент улыбыз Ришат апасын, җизнәсен, аларның бәләкәй кызларын утыртып Әлмәткә китеп бардылар. Ришат, эшләрем күп, курс эшен тапшырасы бар, дип бик ашыкты. Күрәчәгенә җилкенгәндер инде. Балаларны һәрвакыттагы кебек капка төбенә чыгып озатып калдык. Күрше апа, бу көнне артларыннан бик озак карап тордың шул, дип сөйләде соңрак. Үземә алай булмады кебек тә. Бераз вакыт үткәч, эчем поша башлады, әллә нишләп, хәтта кер юу машинасы да “чыгымчылады”.

Хөсәен белән Рәмзиянең кызлары Гөлшат ялга кайткан була. Шулвакыт аның кесә телефоны шалтырый һәм ул бер сүз дә әйтмичә урамга чыгып йөгерә.

– Тәрәзәдән күрәм, Гөлшат елый-елый сөйләшә. Ни бар, дип чыккач, бер нәрсә дә юк, ди. Ул вакытта инде чын хәлне әтиләре белгән булган. Әлеге хәбәрне балалар миңа әйтә алмады, авариягә очраганнар, гына диделәр. Шуннан Ландышка шалтыраттым, трубканың икенче башында кызымның тавышын ишеткәч, бераз тынычландым, исәннәрдер дип уйладым. Ришат белән Рамилнең үлгәнен әнием җиткерде: “Оныгыңның да хәле авыр, барына да әзер тор, кызым,” – диде. Шул минуттан кояш сүнгән кебек булды, – дип күз яшьләре аша сөйләвен дәвам итте Рәмзия апа. – Икенче көнне Ришатны алып кайтып җирләдек, юганнан соң баламны күрсәтмәделәр, шунысы үкенеч булып калды. 18 мартта Равилә кодагыйлар йортына Рамил белән Әлфинурны алып кайттылар, әтисе белән кызын бер кабергә күмделәр. Ә Ландыш больницада калды.

Һәлакәт булган урында юл буенда һәйкәл куела. Бәхетсезлек очрагы Әлмәт районындагы Кузай авылына җитәрәк була. Менә шулай юл буйларында озатып калучы һәйкәлләр саны арта.

– Авария урынына бер-ике айдан соң гына бардым, бераз төзәлә башлаган йөрәк ярасы кабат яңарды, андагы кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмый, – дип сөйләгәндә кабат күз яшьләрен тыя алмады әни кеше. – Әле ул вакытта автомобильнең кыйпылчыклары да шунда ята иде. Анда барган саен, кайгым яңара, шуңа бармаска, үтеп киткәндә ул якка карамаска тырышам. Бу урыннан узганда, башка ят уйлар кермәсен өчен дога укып барам, ул тынычландыра. Балалар һәйкәлне карап, буяп, чәчәкләрен яңартып торалар.

 

Чынга ашмый калган хыяллар

Әле бит яшьләрнең тормышлары башланып кына киткән, яшисе дә яшисе. Рамил белән Ландышның өйләнешүләренә ике ел гына, күпме хыяллар чынга ашмый кала. Әлмәт политехника  көллиятенең соңгы курсында укучы Ришатның да планнары зурдан була. Кулына диплом алгач, армия хезмәтенә барырга җыена, үләренә бер көн алдан гына хәрби комиссариатка барып кайта. Аннан соң, гаилә корып, авылда яшәргә тели. Насыйп булмаган шул...

Ришатның кулы эшкә ятып торган, әтисе белән сарай төзиләр, мунчаны да ремонтлыйлар. 16 яшендә бәрәңге утырта торган сука ясаганын да сагынып искә ала әнисе.

- Берничә айдан Ландыш култык таяклар белән кайтты. Хәле яхшы булмаса да, ул бирешмәскә, яшәргә теләде, больницадан шалтырата да: “Апа, мин җайланам, әти белән әнине карагыз инде,” – дия иде. Өйгә кайткач, әни бер бүлмәдә, Ландыш икенчесендә күз яшьләрен бер-берсенә күрсәтмичә елыйлар, – дип сөйләде Рәмзия апаның икенче кызы Ләйсән. – Ландышның хәле бераз җайланды, тазарып та китте. Бераздан аягы бозыла башлады. Әни өйдә генә дәвалыйк дисә дә, аның больницага барасы килде. Әлмәттә дә, Казан больницасында да озак ятты, тик аякка баса алмады. Алты айдан әти белән әни икенче балаларын җир куенына салдылар.

Ландыш та якты дөньядан киткәч, Гыйрфановлар өчен тоташ болытлы көннәр башлана. Моңа кадәр дә авырып торган Хөсәен абыйның чире тагын да көчәя, хәтере бутала башлый. 17 яшендә кияүгә чыгып, 34 ел гомер иткән иренә ярдәм итү өчен үзендә көч табарга тырыша Рәмзия апа. Иренең сәламәтлеген кайгыртып табибтан табибка йөриләр, үзе турында уйларга вакыты да булмый.

Югыйсә, бу гаилә тарихы бик матур башланып китә. Гаиләне тулыландырып дүрт кызлары дөньяга килә, алардан соң тансыкка уллары Ришат туа. Кызларын бер-бер артлы, күршеләренә диярлек, кияүгә бирәләр. Бәхетле тормышлары гына, алда язылганча, Ходай шулай кушкандыр инде, озын гомерле булмый.

Сынаулар бетмәгән икән

– Ландыш үлеп бер ел үткәч, Гөлшатны кияүгә бирдек, түзем булырга, яшәргә тырыштык, – ди Рәмзия апа. – Әле сынаулар бетмәгән булган икән, үземнең әти чирли башлады. 2014 елның гыйнварында – әти, декабрьдә ирем Хөсәен үлеп китте. Дүрт елга алты якын кешемне җирләргә туры килде. Менә шуннан соң тоташ төннәр башланды кебек. Нигә бу кояш чыга икән, мин дә үлсәм яхшырак булыр иде, дигән уйлар керде башка. Бер эшкә кул бармый, үземне көчләп йөртәм, яткач, күзгә йокы керми. Шул вакытта йөрәктән чыккан хисләремне кәгазь битләренә төшердем, балаларга багышлап бәет яздым. Бик сагынганда шуны укып юанам.

Өч елдан әнисе дә вафат була Рәмзия апаның.

Кызлары әниләре өчен бик кайгыралар, аны тормышка кайтаруның төрле юлларын эзлиләр, табибларда да булалар, өшкерүче, күрәзәче әбиләргә дә йөртәләр.

– Рәхмәт инде кызларыма, кияүләремә, туганнарыма, алар тырышмаса бүген мин сезнең белән сөйләшеп тә утыра алмас идем. Әллә кайсының файдасы булды, мин кабат тормышка кайттым, – ди Рәмзия апа. – Дөрес, әле дә дарулар эчеп торам. Ходаем нигә бердән-бер улымны да артык күрдең, дип елаганда, әнием: “Кызым, малаең урынына аның кебек кияүләр бирсен бер Аллам,” – дия иде. Аның теләге кабул булды, кияүләрем улларым сыман, бөтен эшемдә булышчыларым.

Кыш көннәрендә, кар басып киткәч, зиратка кереп булмый. Ә җәйләрен авылның ике зиратына да еш барам (ирем белән улым үзебезнең якта, кызым, киявем, оныгым аръяк зиратында), күбрәк кызым Ләйсән белән йөрибез.

“Ак калфак” тормышка кайтарды

Рәмзия апа Түбән Кәминкә авылында оешкан “Ак калфак” төркеменең беренче әгъзасы дисәң дә була. 2017 елда авылның хатын-кызлары авыл мәдәният йортына җыелып кул эшләре эшлиләр, шулай әкренләп үзешчән сәнгатькә кереп китәләр. Төркемнең гармунчылары да бар. Атнага бер көн җыелышып “кич утыралар”, яңа җырлар өйрәнәләр, бәйгеләргә әзерләнәләр, серләшеп алырга да вакыт табалар.

– Депрессиядән чыгарга зур ярдәм булды әлеге төркемгә йөрү. Кызлар белән очрашасы, эч серләрен бушатасы килеп тора. Кеше арасына чыккач, онытылып торасың, – диде әңгәмәдәшем. – Җырлый-җырлый чигәбез, бәйлибез, иң элек сәхнәгә чыгу өчен үзебезгә алъяпкычлар һәм яулык чиктек. Кем нинди ятрак ризык хәстәрли, шуның белән сыйлый һәм рецепты белән уртаклаша. Рәхмәт авылдашларыма.

Рәмзия апа намазга баскан, инде өч ел мәчеткә укырга йөри, гарәп графикасын өйрәнгән, хәзер Коръән укыйлар. Шулай җанына тынычлык таба ул.

Якташыбыз тик торырга яратмый, җәен каз-үрдәкләр тота, тавыкларын кыш айларында да бетерми. Зур бакчаларында суган, бәрәңге үстерә, теплицасы да бар. Рәмзия апа бүлмә гөлләре, чәчәкләр ярата, иртән тору белән аларның хәлен белә, сөйләшеп ала. Якташыбыз социаль челтәрләрдә дә “утыра”. Ул пешергән бавырсаклар, урамалар авызда эри, балалары кайткан җиргә тәмле пироглар әзерли.

- Бакча эшләрендә төп булышчыларым – балаларым. Атна ахыры җитсә, аларның кайтуын көтеп торам. Авылда яшәүче кызым белән киявем гел янымда, үзем дә аларга еш барам, – ди Рәмзия апа. – Менә шулай якыннарым белән юанып гомер итәм. Намаз укып, эш белән көн үтә дә китә, әле күптән түгел генә эшкә дә урнаштым – авыл мәдәният йортында идән юам.

Әңгәмәдәшем әкренләп үзендә яшәүгә көч тапкан, дөньядан киткән якыннарын сагынып, аларга догаларын ирештереп, өч кызы, өч кияве, сигез оныгы хөрмәтендә яши. Ял, бәйрәм көннәрендә төп йорт гөр килеп тора.

 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

14

0

5

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тарихка сыймаслык халляр, ходай калганнарына Пигамбяр сабырлыклары биреп, ахырларын хаерле итсен Амин Амин Амин иншалла. Рахмат кайгыларын булешуче туганнарына Рямзиянен, авылдашларга