Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Девичья Полянадан Суриковлар тавыкларына “күпфатирлы” оялар ясаган

Девичья Поляна авылында яшәүче Нина һәм Виктор Суриковлар кошчылык белән шөгыльләнә, аларның кетәклекләрендә төрле токымлы 40лап тавык бар.

“Тавыкларга җирдә казынырга кирәк”

Агачтан эшләнгән кетәклектә барысына да урын җитә, чирәм чүпләп, туфракта тибенер өчен дә участок иркен.

-Тавыкларга җирдә казынырга кирәк, алар шулай чистарына, - ди хуҗа кеше. – Кыш айларында да шундый мөмкинлек булдыру өчен, быел алар чыгып йөри торган җиргә теплица куярга планлыйбыз.

Кышкы суыктан ничек сакланырга?

Суриковларның тавыклары ел әйләнәсе йомырка сала. Моның өчен аларны дөрес ашатырга кирәк һәм кетәклек җылы булырга тиеш икән. Виктор Михайлович моның кайбер серләре белән дә уртаклашты.

-Кышкы суыкларда да кетәклектә биш градус җылылык тотарга тырышабыз, бик суык булганда җылыткыч экран кабызабыз, - ди инде тәҗрибә тупларга өлгергән кошчы. – Йомырка салуга дөрес туклану да тәэсир итә. Тавыкларны бутап ашатабыз, анда бөртек тә, киптерелгән кычыткан, тузганак яфраклары, төрле витаминнар да кушабыз. Соңгыларын, җәй көне киптереп, күпләп әзерлибез.

Алтын куллы хуҗа

Алтын куллы хуҗа бөртек, су салу өчен махсус савытлар ясаган. Интернеттан карап, канализация торбаларыннан эшләгән бу җайланмалар гади дә, нәтиҗәле дә.

Берничә ел элек Суриковлар инкубаторда тавыклар, күркәләр чыгарганнар. Ә быел бу шөгыльләрен ташлаганнар. Әлеге кошларны алар аерым теплицада үстергәннәр, шунда ук азык та әзерләгәннәр. Ә хезер Виктор Михайлович бу объектны эш мастерское итеп куллана. Ул биредә тавык оялары ясый. Оста әйтүенчә, “күпфатирлы” оялар бик уңайлы, тавыкларның барысына да урын җитә. Мондый ояларны сораучылар да бар.

Нина һәм Виктор Суриковлар тумышлары белән Девичья Поляна авылыннан, балалык һәм яшүсмер елллары биредә узган. Гомерләренең күп өлешен шәһәрдә яшәсәләр дә, пенсиягә чыкач, туган авылларына кайтып төпләнәләр. Инде авыл кешеләре булуларына 13 ел вакыт узган.

Вакытлычы гына кайтып... бөтенләйгә калганнар

-2013 елда хатынның әтисен карарга, вакытлыча гына дип кайткан идек тә, бөтенләйгә калдык, - дип сөйләп китте Виктор Михайлович. –Элек авылда юллар юк иде, биредәге авыр эш тә халыкны биздерде. Авылга кайтмабыз, дип уйлаган идек тә, менә шулай килеп чыкты. Хәзер инде авылда да барлык шартлар да бар, табигать кочагында шәһәрдәге кебек яшәргә була. Янәшәдә генә аерым участок алып йорт төзедек.

Менә шулай Суриковлар төп авыл кешеләренә әйләнгән. Пенсия яшендәге девичьяполяналыларның көннәре хезмәттә уза. Шәхси йорт белән яшәгән кешегә хуҗалыкта эш бетми.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев