Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Чирмешәннән Латыйповлар гаиләсе «Нечкәбил» бәйгесендә Гран-прига лаек булды

Якташларыбыз - Зилә һәм Альберт Латыйповлар гаиләсе аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча «Нечкәбил» XVIII республика конкурсының финалында Гран-прига лаек булган.

Казанда узган финалда 12 район вәкилләре көч сынашкан.

Районыбыз данын яклап чыгыш ясаган Латыйповлар бер ул һәм өч кыз тәрбиялиләр: Арысланга – 11, Айлинга – 6, Айзага 4 яшь, кечеләре Дианага – ике яшь.

Зилә һәм Альберт төрле юнәлешләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Һәр бала тугач, яңа эш башлыйлар.

Бүген Чирмешән районында "латыйпов ипиен" татып карамаган кеше юктыр. Латыйповлар пекарнясы Чирмешәнне генә түгел, ә якын-тирә районнарны да шушы ризык белән тәэмин итә.

Зилә һәм Альберт Латыйповлар, гаилә корып, күпчелек яшьләр кебек әүвәл Казанда урнашканнар. Башкалада алар үз көчләрен бизнесның төрле юнәлешләрендә сынап караганнар.

Икенче балалары тугач, Чирмешәнгә кайталар һәм җиләк-җимеш культураларын үстерүгә алыналар. Район үзәгеннән ерак түгел 5 гектар җир арендага алып, бакча җиләге һәм кура җиләге үсентеләре утырталар. Ул вакытта Латыйповлар - Татарстанда теплицаларда җиләк үстерүче бердәнбер эшмәкәрләр.

2018 елда якташларыбыз бизнес үстерү өчен 1,5 миллион грант отканнар һәм киләчәккә яңа бурычлар билгеләгәннәр. Латыйповларның максаты - зур акча эшләү генә түгел, ә кешеләргә файда китерү, сыйфатлы продукт җитештерү дә. Өченче балалары тууын көткәндә, алар ипи пешерү цехы ачалар.

Дүртенче бала тууы да гаиләгә зур үзгәрешләр китерә. Латыйповлар эшләрен Казанда үстерергә ниятлиләр һәм башкалага күчеп китәләр, әмма Чирмешәнне дә ташламыйлар. Алар районда оештырылган барлык чараларда да актив катнашалар, матди ярдәм күрсәтәләр.

«Нечкәбил» бәйгесе, 2004 елдан башлап, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелә һәм Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, ана булуны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты.

Латыйповларның шәхси архивы фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев