Себер якларында туган, Казахстанда яшәгән Елена Зотованы чирмешәнлеләр яхшы белә. Ул район үзәгендә 23 ел хат ташучы булып эшли.
Алар гаиләсе 1989 елда Чирмешәнгә күченеп кайткан.
-Ул вакытларда эшсезлек чоры иде. Анда-монда вак-төяк эшләрдә эшләп карадым. Ә 2001 елның мартында вакытлыча почтага чакырдылар. Шунда төпләнеп калдым да, - ди Елена Борхановна.
-Эшегездән канәгатьме сез? Китәсе килгән вакытларыгыз булмадымы?
-Эшебезнең кыенлыклары бар: язгы-көзге чорда яңа, юл салынмаган урамнарда йөреп булмый, кыш көне бураннар, суыклар, җәен җилле, яңгырлы һава шартлары да комачаулый. Әле өстәвенә кайбер хуҗалар этләрен бәйдән ычкындыралар, пенсия бирергә дип киләсең – кереп булмый. Тик шулай да ташлыйсым килми. Әби-бабайлар мине көтеп тора бит, килеп кергәч “Кормилица наша пришла” дип каршы алалар, аннан соң аларның сөйләшәселәре дә килә.
-Көненә ничә километр ара үтәсез?
-Пенсия тараткан чакларда 10лап километр, мөгаен, әле күбрәк тә буладыр. Хат ташучылар җитмәүлектән, миңа ике участокта эшләргә туры килә, шуңа кайбер көннәрне газета-журналларны вакытында таратып өлгерә алмыйм. Еш кына миңа ирем Сергей да ярдәм итә. Күп йөргәч, кичкә аяклар гөжләп тора.
-Хат ташучының сумкасы да җиңел түгел...
-Газета-журналлар белән авырая инде. Әле вак-төяк товар да сатабыз бит, безгә анысы да өстәлде. Дөрес, хәзер хатларны аз язалар, күбрәк заказлы хатлар һәм әби-бабайларга була.
Елена Зотованың кызы Анна Балашова да әнисе юлыннан китеп, хат ташучы хезмәтен сайлаган.
-Әни белән почта бүлегенә килеп йөри, булыша идем. Аннан соң, хат ташучылар җитми дип, үземне дә монда эшкә чакырдылар, - дип сүзгә кушылды Анна.
Елена Борхановнаны хезмәттәшләре дә бары тик уңай яктан гына телгә ала.
-Ул эшенә җаваплы карый торган, таләпчән, тырыш хезмәткәр, яшьләрне дә өйрәтә, сорау белән мөрәҗәгать итүчеләрне бервакытта да кире какмый, кирәк җирдә әйтеп тә, күрсәтеп тә җибәрә, - ди район почта бүлеге хезмәткәре Гөлнур Макарова.
... Без сөйләшкән арада почта машинасы газета-журналларның чираттагы саннарын китереп җиткерде. Елена һәм Анна, гадәттәгечә, сумкаларын тутырып, чирмешәнлеләргә вакытлы матбугатны таратырга ашыктылар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Нет комментариев