Чирмешәннән Анастасия Егорова: Эт, мәчеләр кычкырганны өнәми
Район үзәгендә яшәүче Анастасия Егорова терлек, хайваннарны хатын-кызлар күбрәк ярата дип саный. Ветеринария табибы ир-атлар бу эштә хисләрен сирәк белдерә, ди.
Анастасия Владимировнага “приемга” бүген Белла кушаматлы бер яшьлек эт килгән. Табиб аңа тәмле телен кызганмады, укол да ясады. Белла энә кертү авыртуын сизмәде дә бугай.
-Инде биш еллап үз клиникамда эшлим. Халык күбрәк этләр, мәчеләр алып килә. Элек ветеринария берләшмәсендә эшләгәндә, мөгезле эре терлекләр дә дәваладым. Бер карасаң, ветеринария табибы – ир-атлар һөнәре кебек. Әмма мин дә терлек, хайваннар белән эшләргә яратам. Хатын-кызлар аларга мәхәббәтләрен күбрәк бирә сыман, ир-атлар бит хисләрен бик белгертергә тырышмый. Югыйсә, хайваннар да тәмле телне яраталар, кычкырганны өнәмиләр, - ди якташыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев