Чирмешәнлеләрне нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләделәр
Хезмәткә - хөрмәт
Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе; Радик Әсхәт улы Әхмәтов – ТР Финанслар министрлыгының Казначылык департаменты территориаль бүлекчәсенең исәп-хисап бүлеге өлкән белгече; Николай Аркадьевич Емельянов - Ивашкино авыл җирлеге башлыгы.
Районның урман хуҗалыгы системасындагы намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән урманчылыгы” дәүләт казна оешмасы җитәкчесе - урманчысы Алмаз Ривгат улы Мотыйгуллин да район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Район мәгариф системасындагы намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, Иске Кади урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Екатерина Дмитриевна Скворцовага Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Районның урман хуҗалыгы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, түбәндәге якташлар Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Николай Дмитриевич Дорофеев – Шешминка участок урманчылыгының участок урманчысы; Миләүшә Нурислам кызы Мостафина - "Чирмешән урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең баш бухгалтеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев