Чирмешәнлеләргә Казаннан да бүләкләр җибәргәннәр
Эшләрендә тырыш хезмәт куючы якташларыбызга район оешма-учреждение җитәкчеләренең атналык эш планеркасында республика һәм район җитәкчелегенең бүләкләрен тапшырдылар.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм суд системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР Чирмешән районы буенча җәмәгать суды секретаре Земфира Фәрит кызы Камаловага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән лаеклы өлешләре, авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең элеккеге җитәкчесе Мирзаһит Закир улы Гатин, район ветеринария берләшмәсенең элеккеге җитәкчесе Алмаз Фараш улы Газыймов Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Шундый ук бүләккә Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Валерьевна Иванова да ия. Светлана Валерьевнага шуның өстенә Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатькә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең ТР республика профсоюз комитетының да Мактау грамотасы тапшырылды.
Район мәдәният йортының “Умырзая” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхилә Гариф кызы Шакирова) Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар халык фольклоры фестивале һәм “Уйнагыз, гармуннар!” республика фестивале лауреаты Дипломы белән бүләкләнде.

Шушы ук фестивальләрнең һәм “Мәхәллә иҗат киңлеге” бәйгесенең дипломнары Әмир авылы мәдәният йортының “Әбиләр чуагы” клуб формированиесенә (җитәкчесе Гөлшат Әмин кызы Әгъләмова) тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев