Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Кандрованы искә алдылар

Куйбышевта (хәзерге Самара шәһәре) туган Валентина Солдатованың (кыз фамилиясе) язмышы, күпчелек гомере Чирмешән белән бәйләнгән.

- Тумышы белән әни шәһәр кызы булса да, тормышын Чирмешәннән башка күз алдына да китерә алмады. Ул бөтен көчен мәдәниятне үстерүгә, җырга-моңга багышлады, - дип искә алды мәрхүмәнең кызы Вера Кузьмина. – Әни истәлегенә шундый чара оештырулары бик дулкынландыргыч, күңелдә тулган хисләрдән күзләр яшьләнә.

Үзәк китапханәдә «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлеге Валентина Кандрованы искә алу кичәсе оештырып, анда аның якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре, ул эшләгән коллективлар, ансамбльләрдә катнашучылар килгән.

- Валентина Александровна бик якты, игелекле, җыр күңелле кеше иде, аның белән аралашуы җиңел дә, рәхәт тә булды. Ул үзе җырларга ярата иде һәм бездә дә җырга мәхәббәт уятты, - дип хатирәләре белән бүлеште оешманың җитәкчесе Елена Ланкина. – Мондый кичәне күптән үткәрергә ниятли идек, тик һаман җае чыкмады.

Быел көз, 17 ноябрьдә, Валентина Кандровага, исән булса, 75 яшь тулыр иде. Ул, Лениногорск педагогия музыка училищесында белем алганнан соң, 1970 елда билгеләнеш буенча Чирмешәнгә эләгә. Шунда, Василий исемле егеткә кияүгә чыгып, төпләнеп кала. Кандровлар ике бала үстергәннәр: кызлары Вера һәм уллары Евгений.

Валентина Александровна озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Эшендәге казанышлары өчен район мәдәният бүлеге, Татарстанның Мәдәният министрлыгы грамоталары, Бөтенроссия хор җәмгыяте грамоталары белән бүләкләнгән. Араларында иң кыйммәтлесе – 1998 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исем бирелә.

Якташыбыз Район эчке эшләр бүлеге, үзәк больница, 1 нче Чирмешән мәктәбе, лицей, коммуналь челтәрләр җәмгыяте коллективлары белән аеруча актив эшли. Ул җитәкләгән хорлар “Туган як җәүһәрләре” үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотрларында еш кына беренче урыннар яулый.

2003 елда Валентина Кандрова лаеклы ялга чыга. Тик пенсиядә дә өйдә утырмый, “Ветеран” ансамблен җитәкли. 2011 елда, “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып, шушы ансамбль ярдәме белән Дипломга лаек була.

- Әнинең тормыш юлы бик бай, матур булды. Гаиләбездә дә гел тату, аңлашып яшәдек. Аны әле дә шулай искә алулары, халыкта әнигә карата булган мәхәббәт, хөрмәт хисе өчен, барлык кунакларга, оештыручыларга бик рәхмәтлемен, - ди Вера Васильевна.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев