Чирмешәндә яшәүче 90 яшьлек Елена Долгополова маскировкалау челтәре үрә
Чирмешәндә яшәүче Елена Долгополовага олы яшьтә булуына карамастан, әлегә кадәр Архангел Михаил чиркәвендә башка хатын-кызлар белән беррәттән, хәрби операциядә катнашучыларгалау маскировка челтәрләре үрүдә актив катнашты.
Кызганыч, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Елена Ильинична соңгы вакытта авырып киткән. Шулай да үзен туган көне белән котларга килүчеләрне аякта, ачык йөз белән каршы алды.
Килеп керүгә стенадагы Рәхмәт хатларына күз төште. Араларында Казан епархиясесе белән идарә итүче Казан һәм Татарстан Митрополие, Чистай һәм Түбән Кама Епискобыннан һәм үзебезнең Архангел Михаил чиркәве настоятеленнән дә бар. Алар барысы да храм тормышында актив катнашкан өчен тапшырылган.
-Кызганыч, бу арада авырып торам, чиркәүгә йөри алмыйм. Иптәшләрем көн дә баралар, эшлиләр, мин аларга ярдәм итә алмыйм шул, - ди юбиляр.
Якташыбыз Яңа Элмәле авылында туып үскән. Озак еллар колхозда сыер сауган. Алдынгы терлекче турында район газетасында да язган булганнар. Әлеге язманы ул хәзер дә кадерләп саклый. Узган гасырның 70 нче елларында ул Кирпеч заводы поселогына күчеп килә һәм монда завод ябылганчы, кирпеч җитештерүдә хезмәт куя. Аннан соң район үзәк китапханәсендә, район мәдәният йортында техник хезмәткәр булып эшли.
Бүген Елена Ильинична берүзе яши. Район үзәгендә гомер итүче кызы Надежда көн саен әнисенең хәлен белешә. Әнисе чирләп киткәч, бик еракта яшәгән икенче кызы Зинаида да кайтып җиткән.
-Безнең әни бик уңган кеше. Ул бер минут тик утыра алмый. Безне дә шулай тәрбияләде, - диләр кызлары.
Юбилярны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина килделәр, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев