Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы башлыгы мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты

Район башлыгы Рамил Айбатов махсус хәрби операция зонасыннан туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан якташлар белән очрашты.

Ялдагы алты хәрби хезмәткәр район җитәкчелегеннән чәй табынында очрашып сөйләшү өчен чакыру алды. Әңгәмә җылы мохитта үтте.

Кунаклар армиягә, сугышчыларга, аларның гаиләләренә ярдәмгә кагылышлы мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Район башлыгы хәрби якташлардан хезмәтләре һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты, районның бүгенге социаль-икътисади хәле, киләчәккә планнар белән таныштырды, егетләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

–Без, барыбыз да, өйләрегезгә Җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез һәм бу мөмкин кадәр тизрәк булсын иде, – диде Рамил Тәлгать улы. – Зинһар, үзегезне саклагыз!

Якташларыбыз район җитәкчелегенә, волонтерларга, районның битараф булмаган кешеләренә, ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерделәр.

–2022 елның октябрендә киткән идем. Форсаттан файдаланып, гуманитар ярдәм өчен, райондашларыбызга егетләрдән бик зур рәхмәт. Бүген безгә, беренче чиратта, медикаментлар, кием-салым, техник чаралар кирәк, – диде “Малайка” позывнойлы якташыбыз.

Тиздән ул да кабат махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Бу юлы аның кайтуын, якыннары белән беррәттән, тормыш иптәше – яшь хатыны да көтәчәк. Шушы көннәрдә “Малайка”ның туе булырга тиеш.

Очрашу ахырында район башлыгы якташларга бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев