Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешән районы авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре бүләкләнде

Хезмәткә – хөрмәт

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Константинович Митякин “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Законлылыкны ныгытудагы һәм һөнәри эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен Чирмешән районы Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Викторовна Руновага “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Чирмешән районы финанс-бюджет палатасының бюджет һәм планлаштыру бүлеге баш белгече Роза Сәлим кызы Габидуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Шешминка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Николаевна Миронова “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Минзилә Сәгыйть кызы Гыйниятуллина “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башкарма комитетының үзәкләштерелгән бухгалтериясе баш бухгалтеры Татьяна Георгиевна Михайлова Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.        

Гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны намуслы һәм сыйфатлы башкарган өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Федор Петрович Андреев, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов бүләкләнде.

Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасы Президиумы карары белән Профсоюзга устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Мактау грамотасы белән Чирмешән районы башлыгы урынбасары Надежда Габдрәшит кызы Гомәрова; Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов; Чирмешән районының финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Рәвгать улы Харисов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев