Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы да, укучысы да “Сәнгать осталары” IV Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар.
Өстәмә белем бирү мәктәбе укытучысы Наталья Григорьева “SFORZANDO” мәгариф форумы кысаларында инструменталь, вокаль, хореография һәм театр сәнгате буенча узган бәйгедә “Вокал. Профессионал” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Халык уен кораллары бүлеге укучысы Тимофей Лазарчук исә “Халык уен кораллары. Урта төркем” номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды.
Фото https://cheremshan.tatarstan.ru/
Нет комментариев