Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урын сайлау бик мөһим

Адель, Аркадия, Виктория, Аттика, Восторг, Кристалл, Вымпел, Гарольд...Чирмешәндә яшәүче Яковлевлар бакчасында барлыгы 17 төрле виноград үсә һәм аларның кайберләре менә шулай матур атала.

-Виноград үстерү белән җиде ел элек шөгыльләнә башладым, - ди йорт хуҗасы Вячеслав Яковлев. – Беренче үсентеләрне республика виноградчыларының “Казанская лоза” дип аталган клуб җитәкчесенең үзеннән алып кайттым.

Һәвәскәр бакчачы әйтүенчә, бездә, нигездә, гибрид сортлар үстерәләр икән, алар салкынга чыдам һәм авыруларга бирешми торган булалар. Гомумән, Вячеслав Вячеславович белән аралашкач, бер нәтиҗәгә килдем - виноград үстереп, яхшы уңыш алырга уйласаң, әүвәл белем алырга кирәк. Якташыбыз бу өлкәдә бик күп белә, виноград үстерү буенча мастер-класс та үткәрерлеге бар.

Бактың исә, виноградны уңдыру өчен урын сайлау бик мөһим икән.

-Виноград үстерүнең мәшәкате күп, ул яшь бала кебек – гел тәрбия сорый. Монда икенче планга калдыра торган эш юк, бөтенесен вакытында һәм дөрес башкарырга кирәк. Шул вакытта гына яхшы уңышка өмет итеп була, - диде әңгәмәдәшем. – Виноград үсентесен кояш төшә торган урынга утыртырга кирәк, ул бәйләп куеласы шпалерларның юнәлеше төньяк-көньяк булсын. Мин, хәтта, бу җимешнең күзләре дә бар дияр идем. Ул караңгы койма да яратмый, яктыга сузыла. Гомумән алганда, виноград башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла, аның белән гел контактта булырга кирәк. Шул очракта гына ул сезне уңышы белән куандырыр. 

Яковлевларда виноградны ачык һавада да үстерәләр, көньяк җимеше өчен зур теплица да ясаганнар. Гаилә башлыгы виноградларын кышка әзерли дә башлаган, уңышны күптән җыеп алганнар, балаларга дип кенә бер-ике тәлгәш калдырганнар.

-Виноград өченче елга уңыш бирә башлый, - дип дәвам итте сүзен оста бакчачы. – Беренче елдан ук куакны формалаштыру кирәк, мин, нигездә, дүрт төп ботак калдырып  үстерәм. Көз көне сентябрьнең икенче яртысында артык ботакларны кисәм, чөнки салкыннар башланганчы, яралары төзәлергә тиеш. Кышка картон яисә шифер каплап калдырам. Артык җылытырга ярамый, һава йөреп тормаса, юешләнеп ятып чери башларга да мөмкин. Яз көне яшь чыбыкларда яфраклар барлыкка килә, артык яшь үрентеләрне өзәргә дә мөмкин. Гомумән, яхшы уңыш алыр өчен, виноградны буйга җибәрмәскә, ике метр чамасы булгач, мыекчаларын һәм артык ботакларын өзәргә, бу җилләтү һәм серкәләнү өчен дә кирәк.

Әлеге үсемлекне тукландыру өчен Яковлев үзләре әзерләгән биогумус куллана, авыруларга каршы профилактик эшкәртү үткәрә, су сибүнең дә үз тәртибе бар.

Бакчачы сүзләре буенча, виноград куагы җиденче елда тулы көчкә керә һәм йөз елга кадәр яшәргә мөмкин икән. Аны яз да, көз дә утыртырга ярый.

Якташыбыз көз көне агачланган, коңгырт төскә кергән ботакларны кисеп язга утыртырга әзерләп калдыра, аларны базда саклый. Февраль аенда аларны чыгарып, әүвәл, тамырлар җибәргәнче, суда тота, аннан соң пластик стаканнарга туфракка күчереп утырта. Монда да үз нечкәлекләре бар, тамырларга җылы кирәк чакта, үсентенең өске өлеше салкында булырга тиеш.

Виноград утыртканнан соң икенче елында ук чәчәк атып җимеш биргән очраклар да бар, ләкин беренче тапкыр аның чәчәкләрен өзеп аталар, бу виноградның көче кимүдән саклап кала.

Вячеслав Вячеславович быел виноград уңышы яхшы булды дип саный, аның күп өлешен алар туганнарына, якыннарына күчтәнәчкә тараталар. Хуҗабикә Марина Ивановна җимешләрне пироглар пешергәндә дә куллана, быел Яковлевлар үзләре ясаган йөзем дә авыз иткәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев