Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы егетләре контракт буенча хезмәтне сайлый

ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге 2016 елда 14 ир-атны контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрергә тиеш. 2015 елда 8 райондашыбыз килешү буенча шундый хезмәткә киткән. Быел инде ике райондашыбыз контракт нигезендә Ватанны сакларга киткән, икесе дә Иске Кади авыл җирлегеннән. Тагын ике яшь кеше (Чирмешән, Туймәт) документлар әзерли, медицина комиссиясе үтә....

ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге 2016 елда 14 ир-атны контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрергә тиеш. 2015 елда 8 райондашыбыз килешү буенча шундый хезмәткә киткән.

Быел инде ике райондашыбыз контракт нигезендә Ватанны сакларга киткән, икесе дә Иске Кади авыл җирлегеннән. Тагын ике яшь кеше (Чирмешән, Туймәт) документлар әзерли, медицина комиссиясе үтә.
Шушы көннәрдә авыл җирлекләре Советлары хезмәткәрләрен ТР Хәрби комиссариатының район бүлегенә чакырып, контракт буенча хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләштеләр.
-Килешү буенча яшь кешеләрне хәрби хезмәткә җибәрүдә сез безнең төп ярдәмчеләребез, - диде бүлек начальнигы, подполковник Дмитрий Палаткин. - Авылларда яшәүчеләрне сездән дә яхшырак белүче юк. Хәрби хезмәткә барырга мөмкинлеге, теләге булган яшьләр белән сөйләшеп, аларны безгә җибәрсәгез яхшы булыр иде.
Бу очрашуда контракт буенча хезмәт итүче, бүген туган якларына ялга кайткан Утыз Имән егете Фәнил Мортазин һәм Урманасты Үтәмештән Радик Галиуллин да катнаштылар.
Ватанны саклауны һөнәр иткән егетләр кайбер авылларда да яшьләр белән очрашачак.
Радик инде алтынчы ел солдат итекләреннән йөри. Октябрь аенда икенче контракты тәмамлана, өченче килешүне 5 елга төзергә планлап тора. Якташыбыз - өлкән сержант беренче өч елын Ингушетиядә хезмәт итә, ә хәзер Екатеринбургта бригада идарәсенең кадрлар белән эшләү буенча бүлекчә начальнигы ярдәмчесе вазифасын башкара. Эш хакы югары, хәрби кием бушлай. Башка өстенлекләр дә бар. Киләсе елда Радикның үз квартирасы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы контракт