Чирмешән районы егетләре контракт буенча хезмәтне сайлый
ТР Хәрби комиссариатының район бүлеге 2016 елда 14 ир-атны контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрергә тиеш. 2015 елда 8 райондашыбыз килешү буенча шундый хезмәткә киткән.
Быел инде ике райондашыбыз контракт нигезендә Ватанны сакларга киткән, икесе дә Иске Кади авыл җирлегеннән. Тагын ике яшь кеше (Чирмешән, Туймәт) документлар әзерли, медицина комиссиясе үтә....