Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Башкортостанда туган, Шешминкада яшәүче Лидия Бароновага 90 яшь тулды

Лидия Баронова 90 яшендә дә шулай тән сихәтлегенә куанып, тыныч һәм имин тормышка сөенеп яши.

Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинованы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллинаны һәм Шешминка авыл җирлеге башлыгы Андрей Сидоровны үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды ул.

-Күңелем һич ышанмый әле 90 яшем тулуга, - дип шаяртып та алды әби.

-Хөрмәтле Лидия Васильевна, үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, районыбыз икътисадын үстерүгә куйган хезмәтегез яшь буынга үрнәк өлге булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш, балаларыгызның, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим, - диде Ләйләгөл Вагыйз кызы район башлыгы Рамил Айбатовның исеменнән истәлекле бүләк тапшырганда.

Ветеран Башкортостанда туган. Ул якларга эшкә барган Шешминка егете Иванны очрата һәм аңа тормышка чыга. Яшь гаилә әүвәл төрле төбәкләрдә яши, соңрак гаилә башлыгының туган ягына кайтып төпләнәләр. Бароновлар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүген әбинең ике баласы гына исән. Улы Володя, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткәч, әнисен карарга Донбаста яшәүче кызы Татьяна кайткан.

-Гаиләм анда калды, ирем, балаларым, оныгым. Елга бер-ике тапкыр анда барып кайтам. Минем өлкән улым бер ел элек һәлак булды, икенче улым да махсус хәрбия операциядә катнаша. Күңелем тыныч түгел, - ди Татьяна. – Әнине дә калдырып булмый, аңа хәзер безнең тәрбия кирәк.

Сүз уңаеннан, ерактагы улы шалтыратып, әнисен туган көне белән котлаган, зур чәчәк бәйләме дә җибәргән.

-Әни тик утыра алмый. Тынгысыз җан. Миңа гел ярдәм итмәкче була. Әле бу көннәрдә дә  бәрәңге казыдым, әни шуны җыярга чыккан, - дип сөйләде кызы Татьяна.- Ул яшь чагында урманга җиләккә йөрергә бик яраткан, җәен бездән ерак түгел валга барып, быел да җиләк җыеп кайткан.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев