Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Әккәрәйдән Калмыковлар бакчасында ташбакага, үрдәккә охшаган бәрәңгеләр үскән

Әккәрәй авылыннан Дмитрий һәм Людмила Калмыковлар гаиләсе узган ялларда бәрәңгеләрен казып та алдылар. Уңыш яхшы: 20 чиләктән 100дән күбрәк “икенче икмәк” чыккан.

Районыбызда бәрәңге алуга беренчеләрдән булып әккәрәйлеләр керешүенә гадәтләндек бугай инде. Әлеге эш күмәклекне ярата, әнә Калмыковларда да “бәрәңге өмәсе”нә шәһәрләрдән дә кайтканнар.

-Ирем - нефтьче, иртән эшкә киткәнче, сәгать 4тән үк мотоблок белән казып калдырды. Авылдагы энемнең гаиләсе, Чаллыдан кунаклар, үзебезнең балалар булышкач, бик тиз чүпләп тә бетердек, - ди Людмила Александровна.

Калмыковлар бәрәңгеләрен 4 майда утыртканнар. Җыеп алынган уңышны өчкә: эрегә, орлыкка, вакка аерып, көнендә үк базга да төшергәннәр.

-Ике сорт үстерәбез: кызылы – голландский дигәне язга кадәр озак саклана, сарысы йомшак, тәмле. Бәрәңге боламыгы, пирожкиларын яратабыз. Чуваш милли ризыгы – хуплу пешерәбез, өчпочмак та – шәп ризык. Пешерсәң, бар да тәмле була, - ди хуҗабикә.

Бик уңдырышлы елларда бакчалар табигать могҗизалары белән гаҗәпләндерә. Калмыковлар да быел бәрәңгенең аюга, үрдәккә, ташбакага тагын әллә ниләргә охшап үскәннәрен күрсәттеләр.

Районда байтак халык узган ялларда бәрәңге сабагын чабып куйды. Димәк, киләсе атналарда авылларыбызда, Калмыковлардагы сыман, “бәрәңге өмәләре” башланыр. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев язганча, авыл өсләренә бәрәңге, бәрәңге сабагы исе таралачак.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев