Әккәрәй авылыннан Елена Калмыкованың юбилеена ярты авыл җыелды
90 яшьлек юбилеена килүчеләргә Елена Никифоровна русча, чувашча, татарча җырлап күрсәтте. Ветеран укытучының туган көненә, бераз арттырсаң, ярты авыл җыелгандыр.
Кунаклар арасында элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, чордашлары, дуслары бар. Юбилярны хөрмәт итеп, укучылары да килгән.
-Әүвәл 3 ел агроном булып эшләдем. Аннан соң мәктәпкә алдылар, тагын укыдым, балаларга биология, география укыттым, - ди Әккәрәй балаларына 42 ел белем биргән Елена Никифоровна.
Юбиляр - сугыш чоры баласы. Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, әниләре – 4 баланы ялгызы аякка бастырган.
-Бөтенесе – ачлыгы, ялангачы күп эләкте. Безнең гаиләгә генә түгел, райондагы һәр йорт шуны кичерде, - дип үткәннәрне искә алды юбиляр.
Елена Никифоровна һәм Николай Алексеевич Калмыковлар өч ул үстергәннәр. Берсе – Чиләбе өлкәсендә, икенчесе хәрби кеше, әти-әниләре янында күбрәк Әлмәттә яшәүче уллары Леонид була.
-Безнең әни командовать итәргә ярата – укытучы бит. Без аның кул токмачларын, тәмле хуплусын әле дә сагынып искә алабыз, - ди Леонид Николаевич.
Елена Калмыковага юбилее уңаеннан тәбрикләүне һәм бүләген район башлыгы Рамил Айбатов та җибәргән, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды.
Шулай итеп, Әккәрәйдә Калмыковлар йорты бер көн шулай “у” килеп алды. Табында җырлап утырдылар, әйткәнебезчә, моңа юбиляр да кушылды. Киләсе елда бу йортта тагын шундый бәйрәм булачак: гаилә башлыгы Николай Алексеевичка да 90 яшь тула икән. Бирсен Ходай, исән-сау гына булсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев