Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Чирмешәндә митинг үткәрделәр

Өстән яңгыр явып торуына карамастан, Мәңгелек ут янында оештырылган әлеге чарада йөзгә якын кеше катнашты.

Бөек Ватан сугышы башланган көннән 85 ел вакыт узып китсә дә, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши.

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов үз чыгышында әлеге канкойгыч сугыш китергән зыян, Җиңүнең зур югалтулар белән яулануы хакында сөйләде.

-Бөек Ватан сугышы китергән фаҗига, югалтулар бернинди бизмәннәр белән дә үлчәнерлек, сөйләп бетерерлек түгел. Җиңү яулаган фронтовикларны, тыл ветераннарын онытырга хакыбыз юк, - диде муниципаль район башлыгы.

Районнан Бөек Ватан сугышына киткән 19 мең 852 кешедән 8534се кире кайтмаган.

Митинг азагында Ватан азатлыгы сугышчысы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев