Хәтер, бердәмлек һәм батырлык: Чирмешәндә өч истәлекле дата билгеләп үтелде
Район үзәгендә икеләтә, хәтта өчләтә мөһим датаны билгеләп үттеләр. Ватанны саклаучылар көне, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көне – бу вакыйгалар район мәдәният йортында бер чарага берләштерелде.
Тантанага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операция сугышчылары, аларның гаиләләре, әти-әниләре, кадетлар һәм мәктәп укучылары җыелды.
Чара район үзәгендәге Мәңгелек ут янында башланып китте. Әфганстанда һәм Россиядән читтә башка хәрби конфликтларда хезмәт бурычын үтәгән чирмешәнлеләр hәлак булган хезмәттәшләре хөрмәтенә һәйкәл түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Тантананың төп өлеше район мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. Аны район башлыгы Рамил Айбатов ачып җибәрде.
-Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларны хәтерләү, бүген ил тынычлыгы сагында торучыларны кайгырту – изге бурычыбыз. Бүген без халыклар бердәмлек, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елларын ачып, күпмилләтле җәмгыятебезне тагын да ныграк берләштерергә тиешле вакыйгалар рәтенә старт бирәбез, - диде Рамил Тәлгать улы.
Сугыш хатирәләре уты еллар үтсә дә сүнми. Әфган сугышын кичергән ветераннар өчен бу тема аеруча якын. Туймәт авылыннан Әмил Гайнанов 1982-1984 елларда хезмәт иткән. Ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты:
-Армиядән кайтканга 40 елдан артык вакыт узды. Без Әфганстаннан китсәк тә, ул бездән китмәде. Ул еллар күңелдә мәңге саклана, - диде ул.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре бүләкләү тантанасында булды. Махсус хәрби операциядә батырларча hәлак булган якташларыбызның гаиләләре – улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан хатын-кызлар, ата-аналар сәхнәгә чакырылды. Аларга якыннарының хәрби бүләкләре (медальләре) саклауга тапшырылды. Бу минутларда залда утыручыларның күзләре яшьләнде.
Аерым рәхмәт сүзләре батыр уллар үстергән әниләргә әйтелде. Әйтик, Чирмешәннән Татьяна Кравчукның ике улы: Антон һәм Андрей Кравчук бер-бер артлы махсус хәрби операциягә китә. Ни кызганыч, Андрей Ватан өчен көрәштә батырларча һәлак булган.
Чәчәкләр, рәхмәт сүзләре һәм котлаулар арасында, һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев