Хәбибулла Мәгыйзов Чирмешән районының Мактаулы гражданины булды
Чирмешәннән Хәбибулла Мәгыйзовка районның Мактаулы гражданины исеме бирергә: район Советының быелгы соңгы утырышында депутатлар шундый карар чыгарды.
Хәбибулла Сәгыйть улы Мәгыйзов 1946 елда Туймәт авылында туган. 1969 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган якташыбыз хезмәт юлын “Шушма” колхозында экономист булып башлый. Аннан соң “Победа” колхозында шул ук вазифаны башкара, әлеге хуҗалыкның рәисе булып та тора.

“Красный Октябрь” колхозында - баш экономист, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сыйфат буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе, район контроль-хисап палатасы рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары булып эшли.
Әлеге хезмәтләрен исәпкә алып, район Советы депутатлары Хәбибулла Мәгыйзовка, районның социаль-икътисади үсешендә лаеклы өлеш керткәне өчен, “Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирү хакында карар кабул итте.
Район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Надежда Гомәрова алып барган Совет утырышында муниципаль район Советының 2026 елга эш планы хакында карарны да раслады депутатлар. Районда конфессияара, милләтара хәлләргә һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы карар да кабул ителде. Утырышта районның 2025 елга, һәм 2026 һәм 2027 елларга планлы чор бюджетына кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев