Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утызимәнлеләр салымнар түләү буенча иң өлгере

Утыз Имән авылы халкы милек салымнарын түләп бетергән диярлек. 23 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, аларда бу түләүләр 97 процентка үтәлгән.

Районда бу атна азагына физик затлар салымнарының 20 миллион 569  мең сумы, ягъни тиешленең 69 проценты түләнгән. Бу хакта район-финанс бюджет палатасыннан хәбәр иттеләр.

Халкыбыз 2022 ел өчен салымнар түли. Аларны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерү зарур.

Районда барлыгы 29 миллион 808 мең сум күләмендә салым җыелырга тиеш. Яңа Кади, Югары Кәминкә, Ульяновка, Мордва Афонькәсе, Түбән Кәминкә авыл җирлеләре халкының күпчелеге тиешле суммаларны түләгән.  Ә менә Чирмешән, Иске Кади, Шешминка, Иске Котыш җирлекләрендә күрсәткечләр түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев