Ут Чирмешәндәге бер якташыбызны тораксыз калдырды
Кичә, 8 май көнне, район үзәгенең Совет урамында янгын чыгып, торак йорт яраксызга әверелде.
Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренче, ут хакында хәбәр 135нче янгын сүндерү частена 18 сәгать 40 минутта керә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның түбәсе яна торган була.
Ни кызгыныч, ялгыз яшәүче хатын-кызның торагы бүген яшәргә яки ремонтларга яраксыз. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев