Урманасты Үтәмештә янгын бер гаиләне тораксыз калдырды
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә янгын бер гаиләне тораксыз калдырды

Бүген иртән Урманасты Үтәмеш авылында өч балалы гаилә яшәгән йортта ут чыккан.

Ярый әле, гаилә әгъзалары янгын кисәтү җайланмасының – сигнализациянең көчле тавышына  уянып, урамга чыгып өлгерәләр.

-Янгын кирпечтән төзелгән өйгә зур зыян салган, өйнең түбәсен, верандасын яңа баштан ясарга кирәк, тәрәзәләрен алмаштырырга, гомумән, торакны яшәү хәленә кайтару өчен байтак средстволар таләп ителә, - диде Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарындагы янгын күзәтчелеге хезмәте дознавателе Фәнил Гыйззәтуллин. - Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.

Бер атна дәвамында районда инде икенче гаилә янгын чыгу сәбәпле тораксыз калды. Ел башыннан район территориясендә барлыгы җиде янгын чыгу очрагы теркәлгән, шуларның бишесендә – ут торак йортларга зыян салган.

Янгын күзәтчелеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында кабат искәртә. Электр, газ җиһазларын, мичләрне караучысыз калдырмаска, тузган электр чыбыкларын  вакытында алмаштырырга кирәк. Бала-чагага күз-колак булу зарур. Мунча мичләрен дә артык кыздырудан сакланыгыз.

 

 


Нет комментариев