“Ура! Авылга!» проекты Чирмешән районына да килде
23 июньдә Татарстанда «Ура! Авылга!» республика проектына старт бирелде. Әлеге чара икенче ел рәттән балаларга туган тел һәм татар халкының гореф-гадәтләре дөньясына чумарга мөмкинлек бирә.
Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан оештырылган әлеге уникаль проект республиканың авыл җирлекләрендә эшләп килүче бушлай көндезге лагерь булып тора.

-Узган елда "Ура! Авылга!" Татарстанның биш районында уңышлы узды. Быел исә проект географиясе унга кадәр киңәйде, шул исәптән безнең район да бар! Территорияләрне сайлап алу конкурс нигезендә һәм махсус комиссия карары буенча узды, - диде “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова. - Бүгенге көнгә проект Лашман авылында үз эшен башлады, анда 77 яшь бала Алдынгылар хәрәкәте белән җәйге көннәрен шатлык һәм файда белән үткәрәләр. Оештыручылар чакырылган кунаклар белән бай программа әзерләделәр, алар балалар белән традицион татар һөнәрләре серләре белән уртаклашалар. Балалар калфак – татар хатын-кызларының нәфис баш киемнәрен ясарга өйрәнделәр, милли көрәштә көчләрен сынап карадылар, хәтта тәмле коймак пешерү осталыгын да үзләштерделәр.

Моннан тыш, лагерь программасында – татар халык уеннары, биюләр, җырлар, туган телдә яңа сүзләр өйрәнү, мавыктыргыч походлар һәм саф һавада пикниклар каралган. Сменаның кульминациясе – балалар Сабан туе – шатлык һәм яхшы кәефкә тулы якты һәм күңелле бәйрәм, анда һәр катнашучы истәлекле бүләкләр алачак.
"Ура! Авылга!" проекты үз эшен районның өч татар авылында дәвам итәчәк:
• Лашман: 15 июльдән 19 июльгә кадәр
• Кармыш: 21 июльдән 25 июльгә кадәр
• Иске Кади: 27 июльдән 31 июльгә кадәр
Чаралар көн саен 9:00дән 12:30га кадәр узачак, ә өч көнне балаларны мавыктыргыч кичке чаралар көтә.
-Хөрмәтле әбиләр, бабайлар, әниләр һәм әтиләр! Балаларыгызга белемгә, туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тулы онытылмас җәй үткәрергә мөмкинлек бирегез! Без сезнең балаларыгызны "Ура! Авылга!" проектында көтәбез! – диде Гөлшат Мәүлет кызы. - Белешмәләр өчен телефон: 89179361457
Фото Гөлшат Җамалетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев