Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Ульяновка авылында мунча янган

7 сентябрь көнне көндезге 12ләр тирәсендә районның янгын сүндерү бүлегенә Ульяновка авылында мунча януы хакында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр вакыйга булган урынга тиз арада барып, утны йөгәнләсәләр дә, мунчаны саклап кала алмыйлар. Ул бүген яраксыз хәлдә. Әлегә тикшерү эшләре бара. Янгынның сәбәбе - мичнең төзек булмавы һәм артык кыздыру дип фаразлана.

-Быел районда 23 янгын чыкты, өйләр, мунчалар еш яна, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин. – Ел башыннан район территориясендә җиде торак йорт, биш мунча, 11 каралты-кура, бер автомобиль һәм бер кибет янды. Көннәр коры тора. Шуның өчен барыбыздан да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә. Балаларны күз уңыннан ычкындырмыйк. Мунча мичләрен дә караучысыз калдырырга ярамый.

Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

 

 

Фәнил Гыйззәтуллин фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев