Габдулла Тукайга 137 ел тулган көнне район мәдәният йортында бик матур бәйрәм узды.
Әдәби-музыкаль кичәгә районның барлык авылларыннан да диярлек кунаклар килгән. Укучылар сәхнәгә чыгып җырладылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр дә. Билгеле, бу чарада Тукай шигырьләре, әкиятләре "түрдә" булды. Әкиятләр персонажлары: Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык та монда иде. Аларны район мәдәният йорты артистлары бик оста итеп сәхнәләштерделәр.
Тукай бәйрәме "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы
Нет комментариев