Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Туймәт авылы хатын-кызлары хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли

Туймәт авылы хатын-кызлары, йорт эшләреннән бушауга, кулларына бишинә тоталар. Алар Украинада барган махсус операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен оекбашлар бәйли.

- Мондый ниятем бар иде инде, авылдашыбыз Гөлнур Ногманова (Гайфетдинова) да тәкъдим иткәч, бик шатланып ризалаштым, – диде Рәсимә апа Хәйруллина. – Ул кайтарган махсус йон җебеннән җылы носкилар бәйләүгә авылыбыз белән керештек.

Яшьләр дә, олы буын да моны күтәреп ала, һәркем үз өлешен кертергә ашыга: берәүләр үз җепләре белән дә бәйли, ә инде бәйли алмаучылар сатып алып булса да китерә.

Туймәт кызы Гөлнур Ногманова Лаешта һөнәр үзләштергән булган. Уку йортын күп дистә еллар элек тәмамлаган кызлар элемтәне югалтмаганнар, бүген дә аралашып торалар.

- Өлешчә мобилизация башлангач, курсташларыбыз белән фронтка үз өлешебезне кертергә ниятләдек. Башта носкилар сатып алырга уйладык, соңрак җеп кайтартып оекбашлар бәйләргә булдык, - ди Гөлнур Хәйдәрҗан кызы. -  Акча җыеп, Мәскәүдән 50 парлык чимал кайтарттык. Рәхмәт, авылдашлар, танышлар тәкъдимемне күтәреп алды, күмәк эш тиз башкарылыр. 25 октябрьдә 85 яшен тутыручы әнием Рауза да кулына бишинә алды, аның белән икәү бәйлибез.

Оекбашлар әзер булгач, аларны ияләренә озату өчен, гуманитар ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев