Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Түбәнкәминкәлеләр орлык суганына төште

Түбәнкәминкәлеләр дәррәү кубып орлык суганын йолкуга кереште. Алсу Низамова да бар көчен шунда юнәлткән.

Алсу һәм Ришат Низамовлар һәр елны күпләп орлык суганы үстереп, гаилә бюджетына берникадәр керем ала. Быел да аларның бакчасында 15 метрлы ун түтәлдә шушы яшелчә урын алган. Хуҗабикә аның байтагын йолкыган, булышырга кызлары да кайта.

-Әле генә чәчкән идек кебек, инде уңыш өлгергән дә. Быел черекләре дә күренә, томан булган иде, шул зыян салгандыр, авылдашлар да шулай ди, - диде Алсу. – Түтәлдә бераз кипкәч, аларны бәйләмнәргә җыеп, ышык урынга элеп куябыз. Суганны кышын дөрес итеп коры урында сакларга кирәк, яз көне аңа хуҗалар табыла.

Низамовларның 10-15әр капчык уңыш җыйган еллары бар. Мамадыш районы кызы суганны үз якларына алып барып урнаштыра, Чирмешән суганының дәрәҗәсе бар. Тырыш хуҗабикә кызыл суган орлыгы да үстерә.

Алсу Низамова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев