Түбән Чегодай халкы бердәмлеген күрсәтте
Безнең районда

Түбән Чегодай халкы бердәмлеген күрсәтте

Түбән Чегодайда авыл зиратының коймаларын буяп яңарттылар. Авылдашлар әлеге эшне ике көн эчендә җиңеп чыкты.

-Халык өмәдә бик бердәм булып катнашты. Әүвәл койма буйларын, эчке һәм тышкы ягыннан, куаклардан, үләннәрдән арындырып чыктылар, аннан  коймаларны яшел төскә буядылар, буяуларны җирлек башкарма комитетыннан бирдек, -ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

Рәмиля Дәүләтшина фотолары


Нет комментариев