Комбайннар көнбагыш басуларының 9807 гектарыннан  узган
Безнең районда

Комбайннар көнбагыш басуларының 9807 гектарыннан узган

Бу – тиешленең 77 проценты. Гектар көче уртача 15 центнер тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, 15 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә көнбагыш суктыру эшләрен төгәлләгәннәр, монда бу культураны быел 720 гектарда  иккәннәр. Көнбагыш иң күбе  “БИО-АГРО”да игелгән – 5234 гектарда, әлегә аның 98 процент өлешеннән уңыш суктырылган.

Район хуҗалыкларында барлыгы 41155 гектарда җирләрне туңга сөрәсе, бүген шуның 32518 гектарыннан җир эшкәртү техникалары узган (тиешленең 79 проценты). “БИО-АГРО” җәмгыятендә җитен (лен) җыюны тәмамладылар.Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре исә 13874 гектарда башкарылган (планның 92,8 проценты).


Нет комментариев