Сайлауларда тәүге тапкыр катнашкан Чирмешән егете бүләккә ия
Чирмешән егете Мансур Галәветдинов бүген сайлауда тәүге тапкыр катнашты. 30 августта аңа 18 яшь тулган.
Мансур – Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең 3 курсы студенты. Ул гитара, фортепиано, бомра-бас музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Якташыбыз республика күләмендәге һәм Бөтенроссия конкурсларында актив катнашып, беренче, икенче урыннар яулый.
Музыкадан тыш, Мансур программалаштыру, авыл хуҗалыгында кирәкле техник җайланмалар җыю белән дә кызыксына.
Студент якташыбыз бүген озак йокламаган. Сайлауга әнисе Эльмира белән килеп бюльлетеньнәргә үз тамгасын куйды. 18 яшьлекләрдән участокка беренче килүчегә кечкенә генә бүләк тә әзерләгәннәр.
-Тәүге тапкыр сайлауларда катнашуыма мин бак шат, - ди Мансур Галәветдинов.
Илсөяр Гайнетдинова фотола
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев