Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Район газетасы журналистлары Чирмешән аграр техникумы студентлары белән очрашу оештырды

Район газетасы кичә, бүген, иртәгә. Аның җәмгыятьтә тоткан урыны... Журналистлар аграр техникумда үткәргән сыйныф сәгатендә болар хакында, әлеге һөнәрнең нечкәлекләре турында да сөйләделәр.

“Трактор”, “Ленин юлында”, “Безнең Чирмешән”. Егетләр һәм кызлар төрле елларда төрле исем йөрткән район газетасының 92 еллык бай тарихы, үзгәрешләр, анда яктыртылучы темалар турында йотлыгып тыңладылар.

Безнең коллектив, кемнең нинди вазифалар үтәве, нәрсә өчен җавап бирүе дә аларда кызыксыну уятты. Интернет челтәреннән газетаның электрон вариантын карау, аеруча студентлар үзләре дә катнашкан чаралардан фоторепортажлар һәм видеоларны күрсәтү очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

Булачак механизаторлар, механиклар, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар район газетасының төрле еллардагы төпләнмәләре белән дә таныштылар. 

фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев