Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле отпуск вакытында туй ясады

Район ЗАГС бүлеге яшь пар Олег белән Анастасиянең никахларын теркәде. Олег 2022 елның октябреннән махсус хәрби операциядә катнаша.

Алар никахларын ашыгыч рәвештә теркәү хокукыннан файдаланганнар. Кияү СВОдан кыска вакытлы ялга кайткан.

Олег 2022 елның көзендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алына. Моңа кадәр нефть компаниясендә эшләгән. Анастасия - Белоруссиядән. Яшь пар өч ел элек социаль челтәр аша танышкан.

-ВКонтактеда Анастасиянең фотосын күрдем, бик ошаттым, аңа яздым. Шул ук көнне булмаса да, ул миңа җавап бирде. Өч ел шулай аралаштык, языштык. Апрель аенда Настя минем янга беренче тапкыр кунакка килде, - дип сөйләде Олег.

- Олег ялда вакытта никахыбызны законлаштырырга булдык, - дип әңгәмәгә кушылды Анастасия.

- Кабат Олегны озатырга вакыт җитә, хәзер аерылу авыррак булыр инде? – дим аңа.

- Аерылу һәрхәлдә авыр. Элек аралашкан гына булсак, хәзер бит без - гаилә, - диләр яшьләр.

Аларның шатлыгын уртаклашырга кияүнең әнисе Елена Арсентьевна килгән.

- Минем өчен бик дулкынландыргыч мизгел, хәтта күзләрем дә яшьләнә, - дип хис-кичерешләрен уртаклашты ул.

Яшь парны Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дамир Гайнуллин һәм Чирмешән районы хатын-кызлар советы рәисе Наталья Иляева котлады. Алар бәхетле озын гомер, Олегка тизрәк гаиләсе янына кайтуын теләделәр.

- Мобилизацияләнгән һәм контракт төзегән гражданнар никах теркәү срогын гариза биргән көнгә кадәр кыскарта ала, ягъни хәрби комиссариаттан алынган документ нигезендә, без аларны гариза биргән көнне үк язылыштыра алабыз, - диде район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Закирова.

...Бер айдан соң Анастасия Чирмешәнгә күченәчәк һәм ире Олегның кайтуын көтәчәк.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев