Лашманның Партизан урамындагы колонканың суы агып яткан
Февраль аеның беренче яртысында республика дәүләт порталының “Халык контроле”нә безнең районнан (Лашман авылыннан) бер хәбәр язылган.
Бер якташыбыз Партизан урамында өч көннән артык суы агып ятучы колонка төзәтелми, дип зар белдергән.
- Әлеге җитешсезлек уңайга хәл ителде. Колонкадагы янгынга каршы гидрант торбасы төптән череп тишелгән. Шунлыктан, экскаватор белән аны казып алып, ябыштырып, кире урнаштырдык. Монда авыл егетләре һәм Рөстәм Бадамшин җитәкчелегендәге “Лашман” кооперативы хезмәткәрләре нык булыштылар, - диде Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвгать Фәттахов.
Сүз уңаеннан, ”Халык контроле”нә районда алкоголь сатудагы закон бозулар хакында да язарга мөмкин. Факт расланган очракта, моның өчен акчалата бүләкләү дә каралган.
фото Марат Гомәров, Рәвгать Фәттахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев