Лашманда иң беренче нефтьче авылдаш тавыш бирде
Бүген райондагы 34 сайлау участогы иртәдән үк ачык. Сайлауда исемлеккә кертелгән 13 мең 359 кеше катнашуы көтелә.
-Комиссияләрдә - тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Участоклар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Рәфис Гафуров.
Мәгълүм булганча, сайлаулар бер көн, 14 сентябрьдә генә үтәчәк.
Сайлау участокларына иртәнге 7дән 20.00 сәгатькә кадәр шәхесне раслаучы документ белән килергә кирәк.
Лашман авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогы да иртәнге сәгать 7дә эшен башлап җибәрде. Биредә Россия, Татарстан һәм Чирмешән районы гимнары яңгырады.
Беренче бюллетеньнәрне нефтьче Рәфис Шәрифуллин алды.
-Эшкә киткәнче, сайлап китим дидем. Үзем иң лаеклы санаганнар өчен тавыш бирдем, - ди Рәфис. - Ышанычны акласыннар, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсеннәр. Сау, тыныч яшик.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев