Лашман авыл җирлеге яңалыклары
Лашман авыл җирлегендәге 142 йортка хуҗалары җәйләрен генә кайта
Лашман авыл җирлегендәге Лашман һәм Әмир авылларында 621 хуҗалык исәпләнә. Шуларның 477сендә 1279 кеше яши. 142 йортка хуҗалары җәй айларында гына кайта, ике йорт буш.
Төп халык - татарлар (1215), алардан кала 20 – рус, 13 – чуваш һәм башка милләтләрдән 25 кеше гомер итә. Хатын-кызлар күбрәк (657), ир-атлар – 622.
Лашман авыл җирлегендә 79 савым сыеры асрыйлар
Лашман авыл җирлегендә быел бер шәхси хуҗалык кече ферма төзергә ниятли.
Җирлектә 2014 елдан 2024 елга кадәр 15 хуҗалык кече ферма төзегән. Бүген аларның өчесе эшчәнлеген дәвам итә.
Шәхси хуҗалыкларда 241 мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 79сы - савым сыеры.
Лашман авыл җирлегендә яшәүче 24 кешенең салым буенча 377 мең 538 сум бурычы бар.
Милек салымы буенча – 4590, җир салымы – 3700, транспорт салымы 369 мең 247 сум. Транспорт салымының 350 мең 179 сумы – бер гражданныкы.
Лашман һәм Әмир авылларында яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр буенча бурычлары 200 мең сумга якын.
Су белән тәэмин итү буенча 8 гражданин 26 мең 496 сум тиеш. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен 31 хуҗалыкның бурычы – 171 мең 336 сум. Аларның күпчелеге читтә яшәүчеләрнеке, барлык бурычларның яртысын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев