Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмәдә яшәүче берәүнең хуҗалыгыннан егермеләп патрон алганнар

Районның полиция хезмәткәрләре “Арсенал” операциясе барышында Кызыл Чишмә авылында яшәүче берәүдән шома көпшәле ау мылтыгына яраклы егермеләп патрон алганнар. Бу уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 7-13 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 34 хәбәр кабул иткәннәр. Август аенда дизель ягулыгы урлау факты белән бәйле бер җинаять эше кузгатылган.

Үзенә исерек ир-атның пычак белән ташлануы хакында бер якташыбыз  гариза язган. Бер хатын-кызга  билгесез адәм шалтыратып, Дәүләт хезмәтләре кушымтасының активация кодын сорап, аның исеменә  кредит рәсмиләштерүләрен әйткән. Бу уңайдан тикшерү бара.

Район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның  51 очрагы ачыкланган. Ике кеше транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның район бүлеге штабыннан алынды.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев