Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә егете махсус хәрби операция зонасында контракт буенча хезмәт итә

Раил Шәрифуллин белән район башлыгы Рамил Айбатов очрашты.

Күтәмәдән  Раил Шәрифуллин махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт итә. Күптән түгел якташыбыз, аның кайтуын түземсезлек белән көткән гаиләсе: хатыны һәм өч баласы янына, кыска вакытлы ялга кайткан булган.

Раил Рамил улы белән без телефоннан сөйләштек. Ул махсус хәрби операциягә үз теләге белән узган елның 18 июлендә киткән.

–Бу карарга ничек килдегез? – дим аңа.

Махсус хәрби операция зонасындагыларның күбесе – “Без булмасак, кем!” диләр. Раил Шәрифуллин да шул фикердә.

–Безнең  әти, ул озак еллар участковый булып эшләде, Карабахта һәм Чечняда хезмәт итте. Ул минем өчен гел үрнәк булды. Шуңа да контракт  буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым, – ди Раил. –Әүвәл әни һәм хатын ышанмадылар, шаяртам, дип уйладылар.  Билгеле, каршы булдылар, үгетләп тә карадылар, аннан соң тынычландылар. Алар белән телефоннан гел сөйләшеп торабыз.

–Раил, якташларыбызга нәрсә әйтер идең?

–Беренчедән, җиңүебезгә ышанырга кирәк. Райондашларыбызга гуманитар ярдәм өчен зур рәхмәт. Аннан соң, егетләргә шуны да әйтәсем килә, контракт төзүчеләр дә үз теләкләре белән төрле гаскәрләрдә хезмәт итә алалар. Кайберәүләр кулларына автомат алмасалар да, җиңүгә үз өлешләрен кертә алалар. Әйтик, мин әүвәл машина йөртүче булып хезмәт иттем.

Район башлыгы Рамил Айбатов ялга кайткан Раил Шәрифуллин белән очрашты, махсус хәрби операция 
зонасындагы якташларыбызның хәле, нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды, хәрбигә бүләк тапшырды.

Яхшы түлиләр, ташламалар да  бар

Контракт буенча хәрби хезмәткә җәлеп итү максатыннан, районда актив эш алып барыла. Оешма һәм учреждениеләрнең мәгълүмати стендларында листовкалар урнаштырылган, район үзәгендә мобиль пункт ачылды. Моннан тыш район хакимияте каршында мобиль төркем дә оештырылган. Аңа кергән белгечләр торак пунктларга барып, халык белән очрашып, аңлату эшләре алып баралар.

Контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы мәсьәләләр хакында без Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновтан сораштык.

–Контракт буенча хезмәтне сайлаучылар кая мөрәҗәгать итә ала?

– Район хәрби комиссариатына яисә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы янында урнашкан мобиль пунктка. Биредә волонтерлар контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматны аңлатып бирәчәк.

–Килешү төзү өчен нинди документлар кирәк?

–Контрактны имзалау өчен, гражданга үзе белән паспорт, хәрби билет, ИНН, СНИЛС, белем турында документлар, балаларның туу таныклыгы һәм никахлашу турында таныклык алырга кирәк.

–Контракт буенча хезмәт итүчеләргә нинди ташламалар каралган?

–Хезмәткәрләре контрактка кул куйган предприятиеләр аның эш урынын сакларга һәм аңа хезмәт хакы түләргә, шулай ук аларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә һәм хәрбинең гаиләсенә ярдәм итеп торырга тиеш. СВО зонасындагы контрактчыларга Оборона министрлыгыннан ай саен 210 мең сум түләнә. Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә башка ташламалар да каралган. РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү,  шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк – heroes-tatarstan.ru  яки 117 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Контракт буенча хезмәт итүче якташ егетләребез белән һәрдаим аралашып торабыз. Берсеннән дә зарлану сүзләре ишетмәдек. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Бу хәрби хезмәт – чын ир-егетләр эше.

Татарстанда хәрби хезмәткә килешү төзегән гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 1 миллион 500 мең сумга кадәр арттырылды.

Әлеге сумма республика түләүләреннән – 1 миллион 5 мең сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум һәм Чирмешән районыннан 300 мең сум күләмендә өстәмә түләүдән җыела.

Тулырак мәгълүматны Чирмешән районы хәрби комиссариатыннан алырга мөмкин, адрес: Чирмешән авылы, Техническая урамы, 5а.

8(84396)2-26-55 – хәрби комиссариат;

8(84396)2-24-12 – Бердәм диспетчерлык хезмәте;

8-937-570-25-67 – Район Советы.

Эльмира Галәүтдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев