Кече Чегодайда кибет ачылды
Безнең районда

Кече Чегодайда кибет ачылды

Озак еллар ябык торган Кече Чегодайдагы кибет кабат ачылды.

Кечкенә авылдагы бу кибеттә көндәлек кирәк әйберләр сатыла, бүген монда алты йөз төрле товар бар: ипи, тоз, эчемлекләр, кондитер эшләнмәләре дисеңме, бар бар. Май, ит тә булачак, аларны куеп торырга суыткычлар урнаштырганнар.

-Бинада агымдагы ремонт үткәрдек, - ди райпо рәисе Әбүзәр Мортазин. -Сатучы да таптык.

Валентина Пестова кибеткә Чирмешәннән килеп йөри, ул сәүдә эшендә тәҗрибәле белгеч.

фото: Кадыйр Гомәров


Нет комментариев