Ивашкино авылында чишмәне күршеләр карап тора
Ивашкино авылында Игорь һәм Майя Назаровлар гаиләсе үз урамнары янындагы чишмә тирәсен даими җыештырып, чәчәкләр утыртып, чүп үләннәрен чабып торалар.
Аларга бу эштә күршеләре дә булыша. Монда балаларга таганнар, ял итүчеләргә мангал да ясап куйганнар.
Бу көннәрдә авылның тагын бер чишмә тирәсе тәртипкә китерелә. Үзсалым акчалары хисабына аның коймаларын буйыйлар. Биредәге карт агачларны да кисәчәкләр.
Светлана Иванова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев