Югары Кәминкә авылыннан Нурмиевлар гаиләсендә бер көнне әллә ничә бәйрәм булды.
Әнәс һәм Фәридә Нурмиевлар авылда яңа йорт өлгерттеләр. Шуңа өстәп тагын бер сөенеч: шушы көннәрдә уллары Салават Чирмешәннән Наил һәм Әлфия Мостафиннарның кызлары Зәринә белән кавышты. Яңа төзелгән йортта тәүге зур бәйрәмнәр: азан әйтү, Коръән ашы, килен төшерү йоласы узды. Салаватның туган көне дә шул көнгә туры килгән.

Яңа кавышкан пар исә Әлмәт шәһәрендә гомер итәчәк.
Рабига Фатыйхова фотолары
Нет комментариев