Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә мәдәният йортында “подгорный” биеделәр

Югары Кәминкә авылы мәдәният йортында «Гаиләм-терәгем» дип аталган күңелле очрашу уздырдылар.

Бакча мәшәкатьләренең тыгыз вакыты, шулай да Югары Кәминкә һәм Керкәле авылларыннан уңган-булган, үрнәк  биш пар кичен чарада катнашырга җай тапкан. Бәйрәмне 15 май - Халыкара Гаилә көне белән бәйле уздырганнар.

-Очрашуыбыз чәй табыны янында башланып китте. Гармунчыларыбыз Рәфис Гарифуллин, Ринат Фәйзетдинов белән җырлашып утыру озакка җитәрлек хатирә булыр. Шуның арасында кунакларыбыз үз гаиләләренең тормышлары белән дә уртаклаштылар. Безнең як халкына хас “подгорный” биюен җыйнаулашып башкару исә барыбызны да яшьлеккә алып кайткан сыман булды, - ди Югары Кәминкә мәдәният йорты җитәкчесе Гөлгенә Әлмиева.

Гөлгенә Әлмиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев