Иске Үтәмеш дөяләрен бөтен авыл белән озаттылар
Газетада инде бер язганыбызча, сентябрь аенда Иске Үтәмеш авылына дөяләр алып кайткан иделәр. Бераз бездә яшәгән “цирк артистларын” узган атнада Чаллыга озаттылар.
Дөяләрне Иске Үтәмештән Рәис абый Фәләхетдиновның Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче улы Радик алып кайткан иде. Коронавирус чире белән бәйле, ул җитәкләгән күчмә цирк чикләүләргә дучар булган. Шунлыктан Ада һәм Тутта исемле дөяләрне вакытлыча Иске Үтәмештә сыендырырга туры килә.
Бу атнада әлеге хайваннарны Яр Чаллы янындагы бер авылга алып киттеләр. Анда алар өчен махсус вольер төзеткәннәр. Бу кунакларны безнең халык та яратып өлгергән иде, аларны килеп-килеп караучылар шактый булды. Шунлыктан Ада белән Туттаны озатырга авылдашлар, тирә-күршеләр дә җыелган. Хайваннарны яңа урыннарында да үз итсеннәр иде.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев