Иске Сережкино авылы зиратында зур өмә үткәрделәр
Иске Сережкинода туып үскән кешеләр авылның зират коймасын һәм зираттагы йортны буяу кирәклеге турында килештеләр.
Бу эшкә 78 мең сум акча җыелды, моңа 67 авылдаш үз өлешен кертте. Элегрәк алынган кораллар да яраксызга әйләнгән: 15 мең сумга яңаларын алдык. Буяу өчен олифа да кирәк булды, аны сатып алуда Виктор Липатов ярдәм итте, ләкин ул гына җитмәгәнлектән, тагын 33 мең сумга олифа сатып алдык. Бу изге эшкә Надежда Портнова да үз өлешен кертте, ул авылдашларын пумалалар – кисточкалар, перчаткалар, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итте. Константин Илюхин, Сергей Колесников, Владимир Колесников өмәдә катнашучыларга буяулар алуда булыштылар.
Сүз уңаеннан, якташыбыз Константин Илюхин зират коймасы буена 35 төп зәңгәр чыршы да утырткан.
Май башында узган өмәдә 47 кеше катнашты. Бергәләп койманың буявын яңарттылар (500 метр чамасы), зираттагы йорт һәм бәдрәф буялды.
Евгений Илюхин.
Иске Сережкино авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев